Путин 22 ноябрьне Психолог көне итеп гамәлгә кую турындагы сорауга җавап бирде
Россия Президенты Владимир Путин үз администрациясенә 22 ноябрьне психологларның һөнәри бәйрәме итеп гамәлгә кую турындагы мәсьәләне хәл итүне йөкләячәк. Бу хакта ул яшь галимнәр белән аралашканда белдерде.
Катнашучыларның берсе Психолог көнен Россия психологик җәмгыяте оешу елында гамәлгә куярга тәкъдим итте. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
«Бернәрсә дә вәгъдә итмим, әмма администрациягә бу мәсьәлә буенча эшләргә кушачакмын», - дип җавап бирде Владимир Путин.
Ул шулай ук дәүләтнең барлык дәрәҗәләрдә дә психологик ярдәмгә аз игътибар бирүен әйтте.