Белгеч Яңа ел чыршысының ни өчен куркыныч булуын әйтте
Чыршының янып торган гирляндалары, әгәр аларны озак вакытка эшләтеп калдырсаң, янгын чыгарырга мөмкин, дип хәбәр итте «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Роскачество җитәкчесе урынбасары Ольга Шанаева. «РИА Новости» шул турыда яза.
Мондый очракта беренче чиратта гирлянданы сүндерергә һәм кешеләрне бүлмәдән чыгарырга кирәк, дип сөйләде ул.
«Ут капкан ясалма чыршыны су белән беркайчан да сүндерергә ярамый», – дип кисәтте белгеч.
Роскачество җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, эрегән синтетика су сибүдән чәчелергә мөмкин һәм бу янгын мәйданының артуына китерәчәк.
Агач чыршы янса, аны идәнгә аударырга, тыгыз тукыма белән капларга һәм шуннан соң су сибәргә кирәк. Су урынына янгын сүндергеч тә кулланырга була.
Утны мөстәкыйль сүндереп булмый икән, кичекмәстән 01, 101 яки 112 номерлары буенча янгын сүндерү хезмәтен чакыртырга кирәк, диде белгеч.