Мәктәпләр һәм хастаханәләрдә янгыннан саклый торган яңа җайланмалар барлыкка киләчәк
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 2023 елның 1 мартына кадәр барлык социаль учреждениеләрне, шул исәптән уку йортларын һәм хастаханәләрне, көчәнеш кинәт үзгәргән очракта, электр белән тәэмин итүне автомат рәвештә өзә торган приборлар белән җиһазландырырга ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомствоның күзәтчелек һәм профилактик эшчәнлек департаменты директоры Ринат Еникеевка сылтама белән хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, мәктәпләр һәм хастаханәләрдәге янгыннарның төп сәбәбе – электр җиһазлары һәм үткәргечләрнең төзек булмавы, гадәти өзгечләр мондый хилафлыкны «сизми».