Чистай янында күп машина катнашындагы юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән
2 гыйнварда кичке сәгать бишләр тирәсендә Чистай – Аксубай трассасында юл һәлакәте булган. Бу турыда «Татар-информ»га авария шаһитлары сөйләде.
Аларның сүзләренчә, 12 нче моделле «Лада» машинасы белән «Лада Калина» бәрелешкән. Моннан тыш, шушында ук юл кырына тагын бер «Лада» төшеп киткән.
Юл-транспорт һәлакәтендә ким дигәндә дүрт кешенең зыян күрүе билгеле.
«12 нче моделле «Лада» машинасы белән идарә иткән кыз тән җәрәхәтләре алган. Шулай ук табиблар «Калина» шоферын һәм аның тагын ике пассажирын алып киткән, аларның берсе – яшүсмер», – дип төгәллек кертте юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.