Чүпрәле районында «Акчарлак» лагерында балалар өчен кышкы смена эшли
2 гыйнвардан Чүпрәле районында «Акчарлак» лагерында балалар өчен кышкы смена эшли башлады. Смена «Яңа ел калейдоскобы» дип атала. Бирәгә Чүпрәле районы балалары җыелган.
Әйдаманнар сүзләренчә, балаларга мавыктыргыч программа һәм күңел ачу чаралары тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Родной край» сайтында хәбәр ителә.
Бүген, 3 гыйнварда, лагерьда тантналы рәвештә сменаны ачтылар. Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов та катнашты. Ул балаларга күңелле ял теләде һәм кайчандыр үзе дә лагерьда ял итүен сөйләде һәм гитарада уйнап, җырлап та күрсәтте.