Миңнеханов республикада яшәүче православие дине вәкилләрен Раштуа бәйрәме белән котлады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче православие вәкилләрен кабат Раштуа бәйрәме белән котлады. Ул Телеграм-каналында Казан Мәрьям Ана иконасы соборы төшерелгән видеоролик куйган.
«Барлык православие динендәгеләрне Раштуа белән котлыйм!» - дип язган Татарстан Президенты.
Искәртик, кичә ул провославие динен тотучыларга котлау белән мөрәҗәгать итте, Христос Раштуасының дин тотучыларны изге эшләргә һәм мәрхәмәтле гамәлләргә рухландыруын билгеләп үтте.