Татарстанның Спас районында Изге Авраамий чиркәвендә Раштуа бәйрәме билгеләп үтелде
Татарстанның Спас районында православие динендәгеләр иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Раштуа бәйрәмен каршы алды.
Традиция буенча, Спас районының барлык чиркәүләрендә төнге бәйрәм гыйбадәтләре узды. Мисал өчен, Изге Авраамий чиркәвендә төнге гыйбадәткә бик күп кеше җыелды. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.
Тантаналы гыйбадәтне протоиерей Алексий Әхмәтҗанов алып барды. Ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм шатлык, иминлек, бәхет һәм иман нуры теләде.
«Бу төндә кешеләрнең гыйбадәт кылу өчен бергә җыелулары аеруча сөендерә», – диде Алексий атакай.
Гыйбадәт кичен башлануга карамастан, күпләр үзләре белән балаларын да алып килгәннәр иде. «Бу көнне чиркәүгә килү аеруча зур әһәмияткә ия. Менә күрәсезме, хәтта кечкенә улыбыз да йокламый. Нәни чактан ук безнең белән чиркәүгә йөри. Традиция», – дип сөйли чиркәүгә килүчеләрнең берсе Александр.
Традиция буенча, чиркәү чыршы ботаклары белән бизәлгән иде. Бәйрәм гыйбадәтеннән соң барысы да чиркәү ашханәсендә корылган мул табын янында бәйрәмне дәвам итте.