Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә төзекләндерү эшләрен быел апрельдә төгәлләргә җыеналар
Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетендә ремонт-төзекләндерү эшләре бара.
Төзекләндерү эшләре 2023 елның апрелендә төгәлләнәчәк дип планлаштырыла. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итте.
Бинаның өченче катында урнашкан ир-атлар өчен гыйбадәт бүлмәсендәге паркет идән өслеген яңарту эшләре алып барыла, диелә хәбәрдә.