Песошин «Наше время — Безнең заман» бәйгесенең яңа сезонын үткәрү көннәрен раслады
2023 елда эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» республика телевизион иҗат конкурсы 1 февральдән 20 ноябрьгә кадәр узачак. Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин чараларның датасын һәм графигын раслады.
Министрлар Кабинеты карарыннан күренгәнчә, конкурста катнашу өчен гаризалар 1 февральдән кабул ителә башлаячак һәм 29 октябрьдә төгәлләнәчәк. Чараны үткәрүне контрольдә тоту эше Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына йөкләнгән.
Зона турлары Әлмәттә (13-14 октябрь), Түбән Камада (20-21 октябрь) һәм Казанда (27-28 октябрь) узачак. 17-18 ноябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә конкурсның финалы узачак.