Камал театрында Рөстәм Галиуллинның пьесасы буенча премьера апрель аена билгеләнгән
Камал театрында Рөстәм Галиуллинның «Көзге кайтаваз» пьесасы буенча спектакльнең премьерасы 2023 елның апрель аенда көтелә.
Спектакльне сәхнәгә Фәрит Бикчәнтәев куя. 13 гыйнвар көнне коллектив пьесаны беренче укуга җыелды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.
Спектакльдә рольләрне Татарстанның атказанган артистлары – Фәнис Җиһанша, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Гөлчәчәк Хамадинурова, Раил Шәмсуаров, шулай ук, Рәдиф Галимов, Эльза Мортахуҗина, Алинә Мөдәрисова һәм Айгөл Абашева башкарачак. Рәссам – Сергей Скоморохов.
- Пьеса «Яңа татар пьесасы-2022» бәйгесендә ТР Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде.