Иртәгә Татарстанда бераз кар явачак һәм -22 градуска кадәр суытачак
Иртәгә, 20 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава торышы, бераз кар явуы һәм талгын җил исүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -11..-16 градус тәшкил итәчәк, урыны белән -22 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез исә -4..-9, көнчыгыш районнарда -12 градус тәшкил итәр дип көтелә.
Юлларда бозлавык саклана.