Мәскәүдә Хөсәен Фәезхановның 200 еллыгына багышланган чаралар була
Мөфти Шәех Равил Гайнетдин теолог һәм тарихчы Хөсәен Фәизхановның 200 еллыгына багышланган чараларны оештырырга керешергә кушты. Бу турыда 2021 елның 23 сентябрендә Россия мөселманнары Диния нәзарәте пленумының карары имзаланган булган.
Юбилей чаралары 26 гыйнварда Хөсәен Фәезханов кече ватаны - Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районы Сафаҗәй авылында башлана. Анда «Фәезханов укулары» XIX Төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мөфти Шәех Равил Гайнетдин кушуы буенча оештыру чараларын аның беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов җитәкли. Аның рәислегендәге беренче җыелыш ел дәвамында юбилей чараларын үткәрүнең гомуми графигына багышланган иде.
Шулай итеп, ислам белеме, көнчыгышны өйрәнү, тюркология үсешенә, Россия мөселманнарының иҗтимагый-фәлсәфи фикеренә зур өлеш керткән галимне хөрмәтләү чаралары Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе һәм федерациянең башка субъектларында узачак, диелә хәбәрдә.