Лениногорскида Кышкы Сабантуйда этләрне дә җиктеләр
Лениногорск районында Кышкы Сабантуй узды. Бәйрәмне «Татнефть-Актив» җәмгыяте профкомы СП Татнефть-ЛУТР хезмәткәрләре гаиләләре өчен уздырды. Бәйрәм алда торган юбилейлар – Татарстан нефтенең 80 еллыгына, Ромашкин нефть ятмаларының 75 еллыгына багышланган иде.
Кышкы Сабантуйда җәядән атып карадылар, чаңгыда шудылар, әлбәттә, җигелгән этләрдә йөрделәр. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
«Мин өч балабыз белән килдем. Алар җигелгән этләрдә йөрделәр, җәядән атып карадылар. Беренче тапкыр кар чанасында йөрдек, урман буенча әйләнеп килдек. Бик яхшы әзерләнгән», - диде Марат Мусин.
Зур палаткалар эченә кереп җылынырга була иде. Анда хуш исле чәй тәкъдим иттеләр.