Минск шәһәрендә Муса Җәлилгә багышланган кичә булды
Беларусь Республикасының Минск шәһәрендә Советлар Союзы Герое, татар халкының легендар шагыйре Муса Җәлилгә багышланган кичә узды.
Шәһәренең 143 урта мәктәбе һәм якшәмбе мәктәбе укучылары Җәлилнең шигырьләрен сөйләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйсез дәүләтләр берлеге эшләре буенча федераль агентлыкның (Россотрудничество) җитәкчесе урынбасары сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Кичәдә катнашучы балаларга агентлык исеменнән китап бүләк иттеләр.
Кичә «Ләйсән» фольклор ансамбле чыгышы белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.