Мишустин Татарстанны Таҗикстан белән элемтәләрне актив үстерүче төбәкләр рәтендә атады
Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстанны Таҗикстан белән икътисади мөнәсәбәтләрне актив үстерүче төбәкләрнең берсе буларак билгеләп үтте. Бу хакта ул Дүшәнбедә «Россия һәм Таҗикстанның эшлекле һәм инвестицион партнерлыгы» төбәкара хезмәттәшлеге турындагы конференциядә хәбәр итте.
«Россия Федерациясенең 70 субъектының республика буйсынуындагы өлкәләр, районнар һәм, әлбәттә, Таҗикстан башкаласы белән туры элемтәләре урнашкан. Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстан, Башкортстан, Әстерхан, Түбән Новгород, Чиләбе, Ярославль өлкәләре аеруча актив эшли. Төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек турында сиксәннән артык килешү һәм меморандум төзелгән», – диде Мишустин.
Эшмәкәрләр арасында үзара сәфәрләр, кооперацияне җайга салу, әлбәттә, аның географиясен киңәйтү яхшы тәҗрибә булды, диде ул һәм республика делегациясен җәй көне Татарстанга KazanForum-2023 саммитына чакырды.
Бүген Дүшәнбедә «Россия һәм Таҗикстанның эшлекле һәм инвестицион партнерлыгы» төбәкара хезмәттәшлеккә багышланган конференция ачылды. Анда хакимиятнең федераль органнары вәкилләре, Россия төбәкләре лидерлары, Россиянең зур компанияләре җитәкчеләре катнаша. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов конференциядә республика делегациясен җитәкли.