Азнакайда игелек ярминкәсендә җыелган акча авыру баланы дәвалауга тотылачак
Азнакай районы волонтерларының инициатив төркеме район хатын-кызлар оешмасы белән игелек ярминкәсе үткәрде.
Шәһәребезнең уңган хуҗабикәләре, үзмәшгуль оста кондитерлар җан җылысын биреп әзерләгән эшләнмәләрен тәкъдим итте. Азнакайның киң күңелле, ихлас халкы алар яныннан өзелмәде. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Ярминкәдә җыелган акча районда яшәүче Гәрәевлар гаиләсендә тәрбияләнүче кечкенә сабыйны дәвалауга биреләчәк. Теләге булган һәркем шунда ук куелган игелек тартмасына да өлешен кертә ала иде.