Татарстан мөфтиятендә кичке һәм төнге азаннар тыелуны кире кагалар
![Татарстан мөфтиятендә кичке һәм төнге азаннар тыелуны кире кагалар](https://gdb.rferl.org/01000000-c0a8-0242-829d-08db50714441_w800_h450.jpg)
Май башында Казанның Константиновка бистәсендә урнашкан "Ярулла" мәчете янында яшәүчеләр азан әйтүгә каршы чыкты. Шуннан соң имам ястү һәм иртәнге намаз азанын микрофонсыз гына мәчет эчендә әйтергә мәҗбүр булган иде.