Иртәгә Бакуда халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе узачак
18 июнь көнне Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе узачак. Бәйрәм Гейдар Алиевның 100 еллыгы уңаеннан оештырыла. Сабан туе беренче тапкыр республика дәрәҗәсендә югары кунаклар катнашында узачак. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итә.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та катнашачак. Чара Бөтендөнья татар конгрессы һәм Әлмәт районы ярдәме белән уздырыла.
Бүген Васил Шәйхразыев Әзербайҗан Республикасы Икътисад министрлыгы җитәкчеләре белән Сабантуйга соңгы әзерлек эшләрен карады. Барлык мәйданчыкларда да әзерлек эшләре төгәлләнеп килә.