Чаллыда пациентның аортасын протезга алмаштырган табиблар «Ак чәчәкләр» бәйгесендә җиңде
Быел Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең табиблар командасы «Ел табибы — Ак чәчәкләр» республика бәйгесенең «Уникаль очрак» номинациясендә җиңде.
Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирурглары Россиядә беренчеләрдән булып кеше организмындагы иң зур кан тамырын протезга алмаштырды.
Белгечләр эчке кан тамырларына операция ясап, күкрәк һәм корсак аортасын тулысынча протезга алмаштырган. Алар йөрәктән алып кул-аяк артериясенә кадәр аортаның барлык әһәмиятле тармакларын саклап калган. Кеше организмындагы иң зур кан тамырын этаплап торгызганнар.
Татарстанның Ютазы районында яшәүче 50 яшьлек пациентка ике ел дәвамында берничә операция кичерергә туры килде. Беренчесе алты сәгать ярым, икенчесе җиде сәгать чамасы дәвам иткән. Хәзер пациент гадәти тормыш белән яши, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе.