Түбән Камада спорт базасы янында бер ир-ат батып үлгән
Бүген 15:04 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 номерына Түбән Кама шәһәрендә Чулман елгасында су спорты базасы янында бер ир-атның батуы турында хәбәр килә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Урынга килгән коткаручылар ир-атның су коену өчен җиһазландырылмаган урында батуын ачыклый. Шаһитләр әйтүенчә, ул исерек булган.
Хәзерге вакытта фаҗига урынында 6 нчы эзләү-коткару отряды водолазлары эшли.