Казанда «FASHION TATAR» акциясе узачак
16 август көнне Казанда «Татмедиа» брифинг-залында көндезге сәгать 11.00дә «FASHION TATAR» милли стиль акциясенә багышланган матбугат конференциясе узачак. Аны республиканың Мәдәният министрлыгы һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән «Печән базары» заманча татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале һәм «Миллиард.Татар» проекты оештыра.
Акция кысаларында шәһәр халкы һәм башкала кунаклары 26 август, шимбә көнне, Казанда «Печән базары» фестивалендә Кабан күле буенда махсус фото зонасында милли костюмнардан сурәткә төшәргә тиеш. «Татар Барби»е һәм «Татар Кен»ы өчен (алсу төс һәм заманча образ өстенлек ала) аерым номинация каралган.
Фотога төшкәч, аны көнендә үк, ягъни 26 июльдә 10.00 – 18.30 сәгатьләр аралыгында #fashiontatarmt хештегы белән Вконтакте социаль челтәрләренә урнаштырырга кирәк. Шул ук көнне 19.00 сәгатьтә конкурска йомгак ясалачак һәм иң яхшы образлар бүләкләнәчәк. Җиңүчеләрне Россиядә тыелган Instagram һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә рандомайзер ярдәмендә очраклы рәвештә сайлыйлар.
«Миллиард.Татар» проектының «FASHION TATAR» акциясе Казан халкы һәм кунаклары белән берлектә татар милли, заманча костюмнарын популярлаштыруга юнәлдерелгән.