Миңнеханов 15 татарстанлыны «Фидакарь хезмәт өчен» медале, мактаулы исем белән бүләкләде
15 татарстанлы Татарстан Республикасының медальләре һәм мактаулы исемнәре белән бүләкләнде. Аларны бүләкләү турындагы карарга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
Үз өлкәләрендәге казанышлары өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән 12 кеше бәяләнгән. Алар арасында Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты рәисе Иван Гущин, Татарстан Суд департаменты идарәсенең эш алып бару һәм контроль бүлеге башлыгы Айдар Волков, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының башкарма хакимият органнары үзара хезмәттәшлеген координацияләү идарәсе башлыгы урынбасары Динә Кучекаева, Татарстанның Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова һәм башкалар бар.
Татарстан Рәисенең икенче карары белән республикада яшәүче өч кешегә «Татарстан Республикасының атказанган энергетигы» дигән мактаулы исем бирелде. Алар: «Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы» АҖнең чиктәш челтәр оешмасы участогының электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтеры Мосавир Вәлиев, «Татнефть-Табыш» җир өсте приводлары электр җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча төркем җитәкчесе Олег Савельев һәм «Чистай электр линияләре» электр челтәрләренең Аксубай районы буенча җитәкчесе Николай Телешов.