Рифкать Миңнеханов Татарстанда пилотсыз транспортны үстерү максатлары турында сөйләде
Татарстан өчен, бөтен Россия кебек үк, пилотсыз аппаратлар җитештерү һәм үстерү мәсьәләсе бик мөһим, бу җир өсте һәм һава транспортына да кагыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов белдерде һәм республика тормышка ашыра торган төп бурычларны билгеләде.
«Беләсез, җир өсте һәм очучы пилотсыз чаралар үсеше бүген параллель бара. Безнең беренче бурыч — уникаль куркынычсызлыкны тәэмин итүче пилотсыз очкычлар куллану. Казандагы форумда без бу теманы җентекләп карап чыгачакбыз. Икенчесе — йөк ташуда югары технологияле мобильлек сервисын тәэмин итү. Бу мәсьәлә дә тормышка ашырыла. Өченче бурыч — алар өчен инфраструктура булдыру», — дип уртаклашты Татарстан Фәннәр академиясе президенты журналистларның сорауларына җавап биреп. Сөйләшү Kazan Digital Week форумына әзерлек мәсьәләләренә багышланган ТАСС матбугат конференциясендә булды.
Рифкать Миңнеханов шулай ук Татарстанның Алабуга районында «Алабуга» махсус икътисады зонасы территориясендә пилотсыз транспорт чараларын сынау полигоны булдырылуын искәртте. Полигон Россия Транспорт министрлыгы ярдәме белән гамәлгә куелган. Моннан тыш, республика пилотсыз транспортны куллануга рөхсәт алган пилот зонасы булып тора, ул оператор тарафыннан читтән торып контрольдә тотыла. Мондый режим Иннополис территориясендә гамәлдә.