Лениногорскида шәһәр башлыгы Кубогына волейбол турниры узды
Лениногорскиның «Яшьлек» спорткомплексында шәһәр башлыгы Кубогына волейбол буенча турнир узды. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.
Уеннар нәтиҗәсе буенча беренче урынны - «Атлант» командасы, икенче урынны - «Ветераннар» командасы, өченче урынны - «Динамо» командасы яулады, диелә хәбәрдә.