Россия Банкы долларның рәсми курсын 88,7 сумга кадәр төшерде
Үзәк Банк 12 гыйнварга долларның рәсми курсын 88,7818 сумга кадәр төшерде. Бу элеккеге курстан 61 тиенгә арзан була.
Шулай ук Европа валютасы курсы 97,5401 сумга кадәр, ягъни 33 тиенгә төште, юань 12,363 сумга кадәр яки 7 тиенгә арзанайды.