Сайлау комиссиясе дистанцион тавыш бирү территориаль сайлау комиссиясен формалаштырды
2024 елның мартына билгеләнгән Россия Президентын сайлауны уздыру чорына дистанцион электрон тавыш бирүнең территориаль сайлау комиссиясе формалаштырылды. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе Телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Аның составына сәяси партияләрдән һәм иҗтимагый палаталардан 12 кеше кертелгән. Дистанцион электрон тавыш бирүнең территориаль сайлау комиссиясе рәисе итеп Олег Артамонов билгеләнде, аның кандидатурасын Россия Иҗтимагый палатасы тәкъдим итте», диелә хәбәрдә.
Искәртик, Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр була, быел 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Бу карарны РФ Үзәк сайлау комиссиясе кабул итте.
Үзәк сайлау комиссиясенә 15 кандидат документларын тапшырган, аларның дүртесен теркәүдән баш тартканнар. Шул рәвешле, документлар 11 дәгъвачыдан, шул исәптән, сайлауда үзен-үзе тәкъдим итүче хәзерге Президент Владимир Путиннан кабул ителде. Парламент партияләре тәкъдим иткән өч кандидат теркәлгән, чөнки алар имза җыюдан азат ителгән. Алар - Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), һәм Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән).