Краснодарда балаларга татар халык биюләрен өйрәтәчәкләр
Краснодарда татар халык биюләре дәресләре башлана. Биредә 8-12 яшьлек балалар төркеме җыела. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Краснодар татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.
Дәресләр шимбә көнне 11 сәгатьтә башлана, диелә хәбәрдә.