Башкортстанда Радий Хәбировтан Хач ману көнендә ирләр белән хатын-кызларны аерым бәкеләрдә коендырттыруны сорыйлар
Республика башлыгының социаль челтәрендә бу хакта фикер калдырган ир "ярымшәрә хатыннарның" чит ирләр белән бер бәкегә керүен, моны балалар карап торуын, бу гамәл ирләр белән балаларны аздыруын язган. 18-19 гыйнвар көннәрендә Башкортстанда Хач ману бәйрәме уңаеннан чиркәүләрдә гыйбадәтләр үтәчәк.