Рөстәм Миңнеханов коммуналь челтәрләр торышы турында: Кимендә 200-300 млрд сум кирәк
Татарстанда инженерлык челтәрләренең торышы зур сораулар тудыра, һәм аларның тузу проблемасы комплекслы чишелешне таләп итә. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин.
«Тариф сәясәте тарифларны күтәрмәү иде. Инвестиция кертү юк иде, һәм хәзер барысы да инженерлык челтәрләренең ни өчен шундый хәлдә булуына гаҗәпләнә. Безнең исәпләүләр республикада гына бу мәсьәләләрне хәл итү өчен ким дигәндә 200-300 млрд сум кирәк. Без әле монда, әле анда авария булуын күрәбез. Менә, Чистайда аварияләр булды, бүген - Казанда», - диде Миңнеханов.
Республика җитәкчесе искәрткәнчә, элек тариф сәясәте бәяләр артуны булдырмый калуга юнәлтелгән һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә инвестицияләр кертү каралмаган иде.
Ул шулай ук коммуналь хуҗалыкка шикаятьләр санының артуын билгеләп үтте. «Кешеләр дә таләпчәнрәккә әверелә. Әмма миңа калса, без оператив рәвештә җавап бирергә тиеш. Коммуналь инфраструктураның торышы бик җитди», - дип йомгаклады Татарстан Рәисе.