Азнакай районының Сәпәй авылында Итек бәйрәме уздырганнар
Азнакай районының Сәпәй авылында Итек бәйрәме уздырганнар. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
«Киез итеккә бүген дә ихтыяҗ зур, аларны өлкәннәр генә түгел, хәзер инде яшьләр дә бик яратып кия. Кичәдә итек тарихы турында кызыклы мәгълүматлар белән уртаклаштык. Бәйрәм төрле уеннар, тематик җыр-биюләр белән үрелеп барды. Һәркемгә истәлекле бүләкләр дә әзерләгән идек», — ди авыл Мәдәният йорты мөдире Ләйсән Латыйпова.
Соңыннан бәйрәмгә килгән авыл халкы үзен кар көртеннән йөгерүдә дә сынаган.