Айдар Метшин Татарстанда буран нәтиҗәләре белән көрәшне канәгатьләндерерлек дип бәяләде
Түбән Каманың элеккеге мэры, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин көчле бураннан соң Татарстанда урамнарны кардан чистартуга карата фикерләре белән уртаклашты. «Татарстан-24» телеканалына биргән интервьюсында ул шул хакта сөйләде.
Аның сүзләренчә, республикада көчле явым-төшем күзәтелүгә дә карамастан, башкарма хакимият органнары һәм торак-коммуналь өлкә үз эшен канәгатьләнерлек дәрәҗәдә башкарды. Кыенлыклар исә кышның «көтмәгәндә» килүенә түгел, ә нәкъ менә вазгыятьнең штаттан тыш булуына бәйле.
«Кыска гына вакыт эчендә мондый күләмдә күзәтелгән явым-төшем, яуган кар – гадәттән тыш күп. Мин Түбән Кама округыннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты буларак Татарстанның, шул исәптән муниципаль берәмлекләр һәм авыл җирлекләренең торак-коммуналь өлкәсе тотрыклы булып чыкты дип зур ышаныч белән әйтә алам», - диде ул.
Депутат фикеренчә, хакимиятләр һәм коммуналь хезмәткәрләргә әлеге вазгыятьтән нәтиҗә чыгарырга һәм аның нигезендә тиешле чаралар күрергә кирәк. Хәзер исә юл һәм коммуналь хезмәтләргә гаять зур күләмдә эш йөкләнүен истә тоту зарур. Шуңа күрә республикада яшәүчеләрнең, ишегалларын кардан чистартуда ярдәм итеп, аларга теләктәшлек күрсәтүе бик тә табигый.