Рөстәм Миңнеханов: Камалыштагы ленинградлылар һәм аларны яклаучылар батырлыгы мәңгелек!
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында совет гаскәрләре Ленинградны немец-фашист камалышыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы турында язды.
Ул 1944 елның 27 гыйнварын «Бөек Ватан сугышы тарихындагы әһәмиятле даталарның берсе дип» атады һәм Татарстанда «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән 87 кеше яшәвен искәртте. «Аларга чын күңелдән сәламәтлек, актив озын гомер, иминлек һәм бәхет телим», - дип өстәде ул.
ТР Рәисе бу көннәрдә Санкт-Петербургта төп искә алу чаралары узуы, аларда Татарстан делегациясенең дә катнашуына искәртте.
«Ленинградлыларның һәм аларны яклаучыларның батырлыгы мәңгелек! Каһарманнарга баш иябез!» - ди Рөстәм Миңнеханов.
Элегрәк Татарстан Рәисе ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр һәм шәһәрне саклаучылар кылган батырлыкның «тәрбияви ролен» искә алган иде.
- Бүген совет гаскәрләре Ленинград шәһәрен немец-фашист камалышыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Ул 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр – 872 көн дәвам иткән, камалыш боҗрасы 1943 елның 18 гыйнварында өзелгән. Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин бер генә шәһәрнең дә мондый аяусыз сынаулар аша узмавы хакында белдергән иде.