28 гыйнварда Мәскәү татарлары штабында Студентлар көнен бәйрәм итәләр
28 гыйнварда Мәскәү татарлары штабы яшьләрне Татьяна көне уңаеннан оештырылган «Яшьләр якшәмбесе» студентлар кичәсенә чакыра. Чарада кунакларны дәртле көйләр, мавыктыргыч әңгәмә һәм чәй мәҗлесе көтә.
«Бездә һәр якшәмбе саен яшьләр өчен кичәләр үткәрелә, алар анда аралаша һәм таныша ала. Бу юлы аны Студентлар көненә багышлаячакбыз», - дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына оешманың матбугат хезмәтендә.
Анда шулай ук кызыклы кешеләр белән очрашулар, концертлар һәм милли ризыклар белән күңелле мәҗлесләр оештырылуын билгеләп үттеләр. Алар төрле темаларга фикер алышалар. Аерым алганда, яшьләр татар мәдәни кодын, туган телне һәм традицион кыйммәтләрне саклауның мөһимлеге турында сөйли.
Әйтик, 21 гыйнварда узган шундый очрашуда Рөстәм Бигильдин Кытайдан товарлар алып кайтуга бәйле эше хакында сөйләде һәм сәүдә «лайфхаклары» белән уртаклашты. Штабның даими кунакларының тагын берсе – Идрис Хәсәнов кешелекне борчыган глобаль проблемалар хакында фикер алышты, диелә хәбәрдә.
Чара түбәндәге адрес буенча уза: Мәскәү шәһәре, Большие Каменщики урамы, 2. Башлана – 17.00 сәгатьтә. Керү ирекле.