Путин сайлау алды дебатларында катнашачакмы, дигән сорауга Песков җавап бирде
Россия Президенты Владимир Путин сайлау алды дебатларында катнашмаячак. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Президент сайлау алды дебатларында катнашмый», — дип җавап биргән Кремль вәкиле әлеге сорауга.
Журналистларның Путинның Россия Президентына кандидат таныклыгын алуы турындагы соравын ул сайлау штабына юнәлдергән.
Россия Федерациясенең Президентын сигезенче сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Әлеге карарны Россия Үзәк сайлау комиссиясе кабул итте.
Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 15 кандидат документлар тапшырган, шуларның дүртесен теркәүдән баш тартканнар. Документлар 11 дәгъвачыдан кабул ителгән. Хәзерге вакытта сайлауларга өч кандидат кертелгән: Владислав Даванков (»Новые люди» партиясеннән) һәм Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән) һәм Николай Харитонов (КПРФтан). 28 гыйнварда Үзәк сайлау комиссиясе «Россия коммунистлары» партиясеннән теркәү өчен кандидат Сергей Малинкович документларын кабул итте. Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Россия Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны ил Президенты сайлауларына кандидат итеп теркәде.