Путин «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм ярышында катнашучыларны сәламләде
Россия Президенты Владимир Путин «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия массакүләм ярышында катнашучыларны сәламләде. Телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган.
«Беренче тапкыр 1982 елда старт алып, шул вакыт эчендә турнир илебезнең күп кенә төбәкләрендә киң билгеләп үтелә торган масштаблы спорт бәйрәменә әверелде», — дигән дәүләт башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге чара төрле яшьтәге кешеләрне һәм төрле буын вәкилләрен, бөтен гаиләләрне берләштерә һәм массакүләм физкультура хәрәкәте өлкәсендә уңышлы проектларның берсе булып санала.
Путин «Россия чаңгы юлы»ның югары оештыру дәрәҗәсендә узачагына, спорт сөючеләр һәм сәламәт, актив яшәү рәвешен яклаучылар өчен истә калырлык вакыйга булачагына ышаныч белдерде. Бу турыда «Татар-информ».