Татарстанда «Киләчәк уеннары»н үткәрү көннәрендә алкоголь сатуны чиклиләр
Казанда һәм Иннополиста «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын үткәрү көннәрендә алкоголь сатуны чикләячәкләр. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалаган.
Биредә күнегүләр һәм ярышлар үткәрелгән көннәрдә спорт объектлары янында урнашкан сәүдә нокталарында 8.00-17.00 сәгатьләрдә спиртлы эчемлекләрне ваклап сату турында сүз бара.
- Сату нокталарының эш тәртибен «Татар-информ» сайтыннан карап була.
«Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры Татарстан башкаласында 2024 елның 21 февраленнән 3 мартка кадәр уза. 2023 елның 14 ноябрендә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) «Казанда Киләчәк уеннары башланырга 100 көн» дип аталган тантана булды, анда Россия Президенты Владимир Путин ярышлар башлануга кадәрге көннәргә кире хисапны игълан итте. Соңрак ул әлеге уеннарны киберспорт буенча дөньяда иң масштаблы ярышлар дип атады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казандагы «Киләчәк уеннары» һәм БРИКС илләре Уеннары тарихта гаять зур эз калдырачак.