Мы в Telegram
Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Казанда халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген, 15 февральдә, Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә милли каһарманыбыз, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 118 еллыгына багышланган концерт узды. Бәйрәмдә VI Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде. Әлеге чара ел саен Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.

Быел бәйгегә Россиянең 26 төбәгеннән, Татарстан Республикасының һәр районыннан һәм чит илләрдән (Азәрбәйҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия) 40 меңнән артык гариза кабул ителгән. Оештыручылар әйтүенчә, икенче этап нәтиҗәләре буенча финалга 777 катнашучы узган. Жюри карары нигезендә барлыгы 102 җиңүче билгеләнгән.

Бәйге 8 номинациядә эшләр кабул иткән. Быел «Муса Җәлил шигырьләренә җыр» дигән яңа номинация дә булдырылган. Шигырьләр 23 телдә яңгыраган. Шул исәптән, быел беренче тапкыр езид һәм лезгин телләрендә эшләр каралган. Быелгы бәйгенең иң яшь катнашучысы Минзәлә шәһәреннән Тимур Садриевка нибары 2 яшь, ә иң өлкән катнашучы Нижневартовск шәһәреннән Химия Шакирҗановага – 90 яшь.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җиңүчеләрне Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

«Бәйге быел алтынчы тапкыр уздырыла. Елдан ел аның географиясенең чикләре киңәя. Бөек шагыйребезнең шигырьләре 60лап телгә тәрҗемә ителгән. «Җәлил укулары» бәйгесе сәхнәсендә шулар арасыннан 23 телдә әсәрләр яңгырады. Жюри тарафыннан җиңүчеләр билгеләнгән вакытта Җәлилнең шигырьләрен татар телендә генә түгел, башка телләрдә дә җиткерү мәсьәләсе аерым каралды. Номинацияләр дә елдан-ел арта килә. Быел сигезенче номинация булдырылды – «Муса Җәлил шигырьләренә җырлар». «Җәлил укулары» – ул үзенең тулы бер хәрәкәт икәнлеген раслаган проект», – диде ул.

«Муса Җәлил – халкыбызның бөек улы, чын батырлык һәм каһарманлык символы. Аның исемен мәңгеләштерү – безнең бурычыбыз. Күпме урам, күпме уку йорты аның исеме белән аталды. Татарстаннан читтә дә Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү буенча бик күп эш башкарабыз. Аның исемендәге мәктәпләр, урамнар бар, бюстлары ачылды. Узган ел Казахстанның Җидепулат, Сәмәй шәһәрендә татар бакчасына Җәлил исемен биреп, каршындагы мәйданда бюст ачылды, Якутиядә дә Муса Җәлил бюсты булдырылды. Бу башкарылган эшләрнең бер өлеше генә. Алга таба да әле дистәләгән проект планлаштырыла. Бу эшләр дәвамлы булачак», - диде Данис Шакиров.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева җиңүчеләргә ихлас соклануын белдереп, котлау сүзләре әйтте.

«Һәр халыкның үзенең милли каһарманы бар. Бездә ул – Муса Җәлил. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр татарның бөек улы дошман белән көрәшә. Һәм аның бердәнбер коралы – шигъри сүз. Аның ике дәфтәр шигыре бөтен дөнья булып тарала һәм киләчәктә «Моабит дәфтәрләре» дип исемләнә. Алар 48 телгә тәрҗемә ителә. Без, жюри әгъзалары, быел эшләрне төрле телләрдә тыңладык. Хәтта вьетнам, лезгин телләрендә дә ишеттек Җәлилнең шигырьләрен. Җиңүчеләребезгә соклануымны белдерәм. Шигъриятне яратуыгыз өчен, Муса Җәлилнең иҗатын олылавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! «Җәлил укулары» – шигырь уку бәйгесе генә түгел. «Җәлил укулары» – ул зур, изге һәм кирәкле эшләр башкаручы проект», – диде ул.

Җиңүчеләрне язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Рөстәм Галиуллин да котлады.

«Муса Җәлил исеме һәр татар өчен кадерле. Без бүген дә аның иҗаты белән рухланабыз. Ана телебез, милләтебез өчен иң кыен чакларда, яклау эзләп, аңа мөрәҗәгать итәбез, аңа сыенабыз. Муса Җәлил бүген дә үз халкына хезмәт итә бирә. Ә «Җәлил укулары» бәйгесенә килгәндә, бу проект Муса Җәлил исемен мәңгеләштерү белән генә түгел, ана телебезгә мәхәббәт уяту, яшь буынны тәрбияләү, дөнья буйлап сибелеп яшәгән милләттәшләребезне берләштерү белән шөгыльләнә. Зур һәм кирәкле эш башкара. Бүген сәхнәдән Муса Җәлил шигырьләрен ишеттергән һәр катнашучыга рәхмәт әйтәсем килә. Җиңүчеләрне тәбриклим! «Җәлил укулары»ннан алган иҗади рух күңелләрегездә мәңге дөрләсен!» - диде Рөстәм Галиуллин.

Җиңүчеләр исемлеге:

I урын:

Габбазова Гөлия - Биектау

Егорова Таисия - Казан

Ганутдинова Назлыгөл - Теләче

Фарисов Фәрит - Мәскәү

Идрисова Регина - Азнакай

Тляшев Арсен - Пермь

Хабибуллина Сөмбел - Лениногорск

Марданов Раил, Марданов Раян, Марданова Раида - Балтач

Сиразиева Азиля, Камаев Камил, Сираев Ильяс, Шакирова Залина, Сираева Диля, Ахметшина Алсу - Яр Чаллы

Миннемуллин Ленар - Минзәлә

Шакирова Нурия - Казан

Кәримова Азалия - Түбән Кама

Умергалина Эльза - Башкортстан

Габделкабирова Алина - Алексеевск

Есенеев Аяз - Казан

Закиров Эмиль - Балтач

Галимуллина Энҗе - Балтач

Халиуллин Ислам - Арча

Фәнис Зыялы - Төркия

Никитин Лев - Казан

Таиров Юныс - Казан

Самерханова Эльвина - Минзәлә

Йосыпова Алисә - Арча

Антипова Земфира - Лаеш

II урын:

Үзбәкова Зәйтүнә - Оренбург

Сибагатуллина Җәмилә - Балтач

Гәрәева Зифа - Казан

Сәетшина Алия - Азнакай

Юнысова Камилә - Аксубай

Кәримова Айсылу - Балтач

Хәйдәров Ислам - Казан

Бабаева Адель - Буа

Солтанов Айдар - Казан

Насыйбуллина Ауфа – Башкорстан

Потапова Валентина, Смышляева Ева, Абдулкәримова Азалина, Гарифуллина Ассель, Вахитов Тимур, Павлов Леонид - Казан

Мөхәмәтҗанов Кәрим, Гарипова Азалия - Казан

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре коллективы - Түбән Кама

Ибатуллина Әминә - Буа

Сахапов Тимур - Яр Чаллы

Гайнетдинова Алина - Кайбыч

Галиуллина Диләрә - Баулы

Сибагатуллина Дилә - Балтач

Закирова Динә - Казан

Хәбибрахманова Нәргизә - Балтач

Иванов Искәндәр - Минзәлә

Әскәрова Зилия - Балтач

Әхмәтҗанова Зөлфинә - Казан

Гайсин Рафит - Башкортстан

Мортазина Асия - Башкортстан

Гусейнова Рена - Азәрбайҗан

Янгубаев Марк - Казан

Казанцев Роман - Свердлау

Худиев Октай - Азәрбайҗан

Попов Артем - Пермь

Сәләхиев Ралиф - Түбән Кама

Левшина Анна - Алексеевск

III урын:

Унверен Эльвина - Түбән Кама

Безруков Дамир - Әстерахан

Маликова Полина - Нурлат

Садыйкова Зилә - Апас

Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясе укучылары - Пермь

Жукова Ираида - Балтач

Сөнгатуллина Гөлия - Мамадыш

Якупова Сиринә - Казан

Казанцева Юлия - Казан

Гилманов Сәит - Казан

Николаев Егор - Чистай

Идрисов Самат, Шәйдуллина Айлинә - Казан

Маннанов Нияз, Закирова Диләрә - Казан

Газизова Иделина, Гайфуллина Азалия, Шәрипова Нәфисә - Казан

Хәйруллин Динар, Насыйрова Гөлнур, Яруллина Лилия, Ильясов Ирек – Казан

Дәүләтшина Майя - Казан

Ловчикова Елизавета - Чиләбе

Паймина Анжелика - Чувашия

Молькова Мария - Казан

Хабах Артём - Казан

Тукаев Йосыф - Казан

Закиров Инзил - Балтач

Гыйләҗева Азалина - Яр Чаллы

Бирюков Тимур - Чиләбе

Халикова Мәрьям - Биектау

Шакирова Ралина - Арча

Ситдикова Диләрә - Арча

Шамсетдинов Азамат - Яшел Үзән

Каримов Сәид - Теләче

Загеев Булат – Арча

Фаттахова Илзирә - Теләче

Гирфанова Газиза - Кайбыч

Сахапова Нәзирә - Башкортстан

Саматова Әмилә - Казан

Новикова Милана - Түбән Кама

Габдрахманова Амалия - Лениногорск

Кузьмин Александр - Казан

Цилуйко Варвара - Чиләбе

Игнатьев Савелий - Башкортстан

Тихонова Мария – Ульяновск

Старшинов Михаил - Казан

Гилимшина Эльмира - Свердловск

Саттаров Илнур - Башкортстан

Мингазова Кадрия - Санкт-Петербург

Шәрәфисламова Зөлфирә - Свердловск

Шаманаев Всеволод - Башкортстан

Зәкиева Азалия - Казан

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Парковки в Москве будут бесплатными в День России

Суд арестовал обвиняемого в убийстве зампреда движения «Зов народа» в Подмосковье

Расстрелявший в Москве скейтера мужчина находится в крайне тяжелом состоянии

РФ и КНР будут круглогодично использовать Севморпуть

Музыкальные новости

США и Европа "подготавливают" Россию и Ближний Восток для переселений?!

Бурятский Театр кукол Ульгэр в Улан-Улан-Удэ показал в Этнографическом музее народов Забайкалья перед детьми и родителями в семейный праздник сказку Колобок - Новости и Культура, Дети и Россия

Онколог Черемушкин: детям умершей от рака Заворотнюк не нужно бояться болезни

Определят победителя на конкурсе театральных коллективов школ в УЛАН-УДЭ нс конкурсе детей Алтан Баг - Театр, Новости и Культура, Дети, Россия

Новости России

Легкая кардиопогрузка: новый прибор продлит срок хранения донорского сердца

Собянин рассказал, что столичные промышленники производят для метро Москвы

Парковки в Москве будут бесплатными в День России

В Москве мужчина попытался ограбить АЗС (видео)

Экология в России и мире

Красноярский музыкальный театр представил проект театральной экосистемы будущего

Фонд «Восход» выпустил на «Атомайз» первые в России венчурные ЦФА

Приглашенные солистки выступят в опере «Руслан и Людмила»

Бурятский Театр кукол Ульгэр в Улан-Улан-Удэ показал в Этнографическом музее народов Забайкалья перед детьми и родителями в семейный праздник сказку Колобок - Новости и Культура, Дети и Россия

Спорт в России и мире

Соболенко, проигравшая Андреевой, потеряет 2-е место в рейтинге WTA по итогам «Ролан Гаррос», уступив его Гауфф

Зверев сыграет с Алькарасом в финале "Ролан Гаррос"

Каспер Рууд: «Не буду выступать на турнирах перед «Уимблдоном», но на нем, конечно, сыграю»

Тарпищев о Медведеве и Рублеве: без травм сыграют в Париже лучше, чем в Токио

Moscow.media

Сотрудники военных следственных органов Следственного комитета России по всей стране оказывают помощь подшефным детским учреждениям

В этом году планируют заключить контракт на реконструкцию еще одного участка трассы Р-23 в Ленобласти

В Карелии арестовали учителя-педофила

Пустынная долина Кодара...







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *