Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару юбилее уңаеннан Сабада 35 еллык медале тапшырылды
Бүген, 15 февральдә, Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 35 ел тулу уңаеннан Саба район мәдәният йортында 70 тән артык әфганчыга 35 еллык медале тапшырылды. Бу хакта «Саба ТВ» хәбәр итте.
Районда барлыгы 85 әфганчы бар. Оешма әгъзалары авыру сәбәпле бүгенге бәйрәмгә килә алмаучыларның өйләренә барып тәбрикләде.