Хәрбиләр Апас районы башлыгына пилотсыз аппарат һәм медикаментлар өчен рәхмәт белдерде
Махсус операциядә катнашучылар Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншинга китереп җиткерелгән шефлык ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Муниципаль берәмлек җитәкчесе бу юлы йөкне махсус хәрби операция зонасына үзе озата барды.
«Апас районы башлыгы Җиһаншин Айрат Габделхак улына гуманитар йөк, атап әйткәндә, пилотсыз очу аппараты, медикаментлар һәм медицина кораллары, шулай ук элемтә чаралары китерүдә даими һәм түләүсез ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәбез. Айрат Габделхак улы үзенең актив эшчәнлеге белән безгә сугыш кырында җиңәргә ярдәм итә. Бөтен подразделениедән рәхмәт», — дип белдерде сугышчылар.
Ярдәм китерүдән тыш, район башлыгы Рубежное шәһәрендә берничә объект ачуда катнашты.
Махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Россия хакимияте күп тапкырлар белдерүенчә, махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк, алар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру турында да әйтелә.
Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.