Мошенниклар Рифкать Миңнеханов исеменнән Telegram-каналга ялган хәбәрләр җибәрә
Telegram мессенджерын кулланучыларга Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов исеменнән ялган хәбәрләр килә. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Әгәр сез шундый хәбәрне алсагыз, хат алышмагыз һәм бернинди үтенечләргә дә җавап бирмәгез», – дип кисәттеләр учреждениедә.
Хәзерге вакытта белгечләр проблеманы хәл итү белән мәшгуль.