Татарстан халыклары ассамблеясы төрле халыкларның гаилә традицияләре турында сөйләячәк
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, ассамблея рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстан халыклары ассамблеясының милли-мәдәни автономияләрен Россиянең күпмилләтле халкының гаилә традицияләре турында актив сөйләргә чакырды.
«Демографик хәл катлаулы характер ала, ә илнең киләчәктәге иминлеге турыдан-туры аңа бәйле. Шуңа бәйле рәвештә традицион мәдәни-әхлакый кыйммәтләрне, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм алга җибәрү мәсьәләләре аеруча мөһим. Бу ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителүе очраклы түгел», – дип искәртте ул.
Спикер билгеләп үткәнчә, Гаилә елы — ассамблея өчен үзен тагын да дәрәҗәлерәк күрсәтү, республика халкын күпмилләтле Ватаныбызның гаилә традицияләре белән таныштыру өчен искиткеч мөмкинлек.
Татарстан халыклары ассамблеясының VI хисап-сайлау конференциясе Казанда Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узды. Анда 2023 елдагы эш нәтиҗәләре, 2024 елга бурычлар турында фикер алыштылар, шулай ук ассамблея советы составы сайланды.