Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе була
15 мартта Камал театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллинаның юбилей кичәсе була. Бу турыда Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Программада коллегалар, дуслар котлавы һәм «Сүнгән йолдызлар» спектакле була. Спектакльдә Алсу Гайнуллина Фәрхи ролен башкара, диелә хәбәрдә.
- Алсу Гайнуллина – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты (1986, 1996), Россиянең Дәүләт бүләге лауреаты (1990), Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2013).
- 1954 елның 24 февралендә Татарстанның Чүпрәле районы Чүпрәле авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Трагедия, драма, комедия, сатира өлкәсендә бер үк дәрәҗәдә тормышчан, истә калырлык образлар иҗат итә.
- Рольләре: Гөлбану — «Татар хатыны ниләр күрми» (Г.Ибраһимов буенча); Гөләндәм — «Талак, талак» (Х.Вахит); Сәрби — «Качаклар», Мәрҗән Даянова – «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт); Кәләш — «Кияү белән кәләш» (М.Байҗиев); Мөршидә — «Казан сөлгесе», Сәрвәр — «Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин); Лариса — «Бирнәсез кыз», Ренева — «Җимерелгән бәхет» (А.Островский); Гайни — «Бәхетсез егет» (Г.Камал); Валентина — «Әниләр һәм бәбиләр», Нина — «Илгизәр + Вера», Әнисә — «Сөяркә» (Т.Миңнуллин); Шәмсегаян — «Өч аршын җир» (А.Гыйләҗев); Катарина — «Тискәрегә авызлык», Клеопатра — «Антоний һәм Клеопатра» (В.Шекспир); Беатриче — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони); Үлмәс — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов); Җәникә — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин); Фру Альвинг — «Өрәкләр» (Г.Ибсен); Биртәтә — «Кара чикмән» (Г.Хугаев); Зөләйха — «Яра» (А.Гыйләҗев) һ.б.