Рөстәм Миңнеханов Казан метросында икенче линиянең беренче участогын төзү барышын карады
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының «10нчы микрорайон» станциясе төзелеш мәйданчыгында булды. Искәртеп узабыз, әлеге участокта Юлиус Фучик – Академик Завойский урамнары чатында эш бара.
ТР башкаласы мэры Илсур Метшин белән «Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимов республика җитәкчесенә эш процессы хакында сөйләде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.
Миңнехановка «Айсылу» тоннель казу машинасының «10нчы микрорайон» станциясенә чыгуы хакында әйттеләр («ТАССРның 100 еллыгы» станциясеннән «10нчы микрорайон» станциясенә кадәрге беренче тоннель).
Татарстан Рәисе шулай ук «10нчы микрорайон» станциясеннән «Юлиус Фучик урамы» станциясенә кадәрге сул як тоннель буенча тоннель казу комплексы эшенә старт бирде.
Искәртеп узабыз, метроның икенче линиясе шәһәрнең Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. Беренче участокның озынлыгы – 5,37 километр. Ул «Юлиус Фучик урамы», «10нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик Сахаров» станцияләрен берләштерә.