Россиядә 100 алдынгы инженер мәктәпләре челтәре булдырылачак
Россиядә 100 алдынгы инженер мәктәпләре челтәре булдырылачак, анда югары квалификацияле белгечләр әзерләү һәм төрле тармакларда оригиналь техник карарлар тәкъдим итү ниятләнә. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык юлламасында әйтте.
«Бу программага тагын 50 инженер мәктәбен өстәргә тәкъдим итәм, ягъни илдә барлыгы шундый 100 үзәк булачак, алар югары квалификацияле белгечләр әзерләячәк һәм төрле тармакларда оригиналь техник карарлар тәкъдим итәчәк», – диде Путин.
«Алдынгы инженер мәктәпләре» – Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының федераль проекты. Башта 50 мәктәп булдыру максаты тора иде, аларның 20 се инде төзелгән. Тагын 20 се быел ачылачак.