2023 елда Татарстанда никахлар һәм аерылышучылар саны кимегән
2023 елда Татарстанда 14 267 пар аерылышкан. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 301гә кимрәк, диелә Татарстанстат статистикасында.
Шу ук вакытта, республикада никахлар саны да азайган. Әйтик, узган ел - 25 220 кеше, ә 2022 елда 27 430 кеше гаилә корган. Бер ел эчендә өйләнешүчеләр саны 8,7 процентка, яки 2210 кешегә кимегән.