Мы в Telegram
Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Самара татарлары Гали авылының «Туган тел» җәмгыяте рәисе Расих Латыйповны искә ала

Самара татарлары Гали авылының «Туган тел» җәмгыяте рәисе Расих Латыйповны искә ала

Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Шәвәлиеваның «Әле дә син бар идең дөньяда…» дигән язмасы чыкты.

Гали авылының «Туган тел» җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов 2017 елның 6 мартында вафат булган иде

Похвистнево районы, Гали авылының танылган эшмәкәре, районның «Туган тел» татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйповның яман чир белән авыруы, аяз көнне яшен суккандай, бөтен авыл халкын гына түгел, Самара өлкәсе, Татарстан, Россия төбәкләрендә яшәүче татарларны да тетрәндерде, дип әйтсәм, ялгышмамдыр. Рамазан ае башында Израильгә операциягә очкан милләттәшебез өчен ураза ае буена авылның өч мәчетендә дә, аны белгән өйләрдә дә дога кылып, авыруыннан хәере белән котылып, сәламәтләнеп кайтуын теләп тордылар.

Ә диагноз өметсез иде шул. Самара өлкәсендәге табиблар, авыруы нинди булуын ачыклагач, кул гына селтәгәннәр һәм: «Күп калмаган инде сиңа, Израильдә ярдәм итсәләр генә», — дип кайтарып җибәргәннәр. Расих, тәвәккәлләп, дөньяның иң яхшы дип саналган клиникаларының берсенә барып ята.

…Нәкъ бер айдан соң, Рамазан гаете алдыннан кайтып төшкән Расихның күзләренә карап, авылның олысы да, кечесе дә бер генә җавап эзләде: «Гайсә пәйгамбәр туган җирдә эшләүче табиблар могҗиза күрсәтә алганмы, юкмы?» Ә ул, һәрвакыттагыча, тыйнак кына елмаеп: «Яшәрбез әле», — дип җавап биргәч, авыл бер дигәндәй җиңел сулап куя.

Расихның әтисе Мөҗаһит абзый да, әнкәсе Бибинур апа да бик динле кешеләр булган, дип сөйлиләр авылда. Шуңадыр да биш балалары — Мөхтәр, Гөлия, Гөлсем, Мөдәррис һәм Расих тәртипле, эшчән, ата-ана сүзеннән чыкмый торган балалар булып үсәләр. Әтисе Мөҗаһит Латыйпов колхозда шофер булып эшләгәндә дә, Похвистневога күчеп РАЙПОга заготовитель булып урнашкач та, диннән аерылмый, җомга намазларына йөреп, сәдакаларын өләшеп, мәчеткә нинди ярдәм кирәк булса, шуны эшләп тора.

Ә инде пенсиягә чыккач, Нотфулла Йосыпов белән элеккеге мәдрәсә бинасын мәхәлләгә кайтару эшен башлап җибәрәләр. Ремонт эшләрен башкарып чыгу гына аз бит әле, мөгаллимнәр табарга да, шәкертләр эзләргә дә, аларны ашату, бинаны җылыту өчен акча юнәтергә дә кирәк була. Аллаһы Тәгалә һәм баш мөфти Тәлгать Таҗетдин ярдәме белән барысын да башкарып чыгалар алар. Ахыргы елларында Гали мәдрәсәсендә директор булып эшләп, 2002 елда бакыйлыкка күчкән Мөҗаһит абый истәлеге булып калды инде ул хәзер. Аның уллары, эстафетаны үз кулларына алып, мәдрәсәгә ремонт ясап, кирәк-яракларын булдырып торалар.

…Менә шундый динле, изге җанлы Мөҗаһит белән Бибинур гаиләсендә туып-үскән балалар әтиләре тәкъдиме буенча РАЙПОда эшли башлыйлар. Малайлары — заготовитель, кызлары — кибетче. Советлар заманында эшмәкәрлек итәргә өйрәтүче бердәнбер предприятие булгандыр ул. Мөхтәр — заготовительдән башлап РАЙПО җитәкчесе, ә Мөдәррис колбаса цехы мөдире дәрәҗәсенә күтәреләләр. Расих та туган авылында «Хәләл» цехы ача, предприятие ачу тантанасын, әтисенең елына туры китереп, аңа багышлый. Ә эш җайланып, керем күренә башлагач, Расих Латыйпов авыл, район татарларының иҗтимагый тормышына үз өлешен кертергә карар кыла.

Аныңчы да Гали авылы тормышы үз җаена бара инде. Мәдәният йорты да, мәктәп тә, социаль бүлек тә эшләп торган. Тик Расих Латыйповның планнары ераккарак карый. Ул үзенең авылын башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, бөтен Россиягә таныту турында уйлана башлый. Өлкә үзәгендә уңышлы гына эшләп торган татар иҗтимагый оешмаларының тәҗрибәсе дә аңа тынгы бирми. Шуңа күрә 2008 елда Похвистнево районында эшчәнлеге сүрелеп барган «Туган тел» татар җәмгыятен үз кулына ала. Иң әүвәл яңа сулыш алган иҗтимагый оешма рәисе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров белән элемтәгә керә. Башта Конгресс ярдәме белән «Халкым минем» фестивален булдыра, аннан соң Беренче федераль авыллар Сабан туен уздыру идеясе дә туа.

- Мине хәтта иптәшләрем дә аңламый иде. Ә Федераль Сабан туеннан соң авылда ремонтланган юллар, уздырылган утлар калды. Шуннан соң халык та, минем үзем өчен түгел, авылым, халкым өчен йөрүемне аңлады, — дип сөйләгән иде Расих. Ә Гали авылында үткәрелгән Бөтенроссия ат чабышларыннан соң үз авылында балалар өчен ат спорты мәктәбе ачу идеясе белән кабынып китә…

Россиянең бай татар авыллары буйлап күп йөргән кеше буларак, Расих Мөҗаһит улы безнең өлкәнең татар авылларында шәхси хуҗалыклар булдыру өчен, үз бизнесыңны ачу юлы белән китәргә кирәк, дигән фикерне алга сөрә иде. Эшеңне тәвәккәлләп башлап җибәрсәң, хөкүмәт тә ярдәм кулын сузар. Ә буш урында хәзер бер нәрсә дә була алмый. Башта эш күрсәтергә, үзеңнең нәрсәгә сәләтле булуыңны исбатларга кирәк, дип тукый иде.

Расих Мөҗаһитовичның авыл өчен, халкы өчен дип эшләгән эшләрен санап китсәң, калын журнал битләре дә җитмәс кебек. Авылның стадионын гына алыйк. Ул бит тулысынча аның акчасына эшләнгән. Хәзер атна саен стадионда тренировкалар үткәрелә. Көрәш секциясенә, мәчетләргә (мәдрәсәне әйтмим дә инде), «Халкым минем» фестиваленә, мәктәптә һәм Мәдәният йортында уздырыла торган чараларга тигән ярдәмен искә төшерсәң, миллионнарга китәр иде.

«Анысын бухгалтер һәм Ходай гына белә, — дип елмая иде ул. — Үзең теләп, авылыңа, халкыңа файда була дип эшләгәндә, күпме генә акча китсә дә, жәл түгел. Ә менә дәрәҗә артыннан куып, үзен күрсәтеп йөргән кешене халык яратмый. Иҗтимагый оешмага килгәнсең икән, үзеңне оныт инде. Көн димисең, төн димисең, милләт өчен, дип чабасың. Ә эшләрең күренә башлагач, дәрәҗәң дә артыңнан калмас, тешеңне сындырып керер. Ихласлык, риясызлык белән эшләгән кешегә бәхет тә, халык тануы да килә», — дип сөйли иде Расих.

Милли җанлы бу кеше белән татар авылларында туган телне саклап калу, башлангыч сыйныфларда укытуны тулысынча татар теленә күчерү, Похвистнево районының Мәчәләй һәм Мансур авылларында да төрле матур чаралар уздыра башлау кебек темаларга озак кына сөйләшеп утырган идек без. Бик кызыклы, чыннан да ихлас, саф күңелле кеше иде Расих Мөҗаһит улы. Урыны оҗмахта булсын…

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

BIM-платформа Tangl интегрирована с SIGNAL DOCS

В Тульской области продолжается культурный проект «Классика: история и современность»

Прошедшая весна в столичном регионе вошла в топ-10 самых теплых с 1879 года

Более 1 700 потерпевших: фигурантам дела о теракте в «Крокусе» продлили арест

Музыкальные новости

Уссурийский ЛРЗ расширяет форматы промышленных экскурсий на предприятие

Почта России помогла маленькому жителю Перми встретиться с футболистами ЦСКА

Победитель Чемпионата по рыбалке на Рыбной неделе получил 1 млн рублей

Команда Центрального округа Росгвардии стала призером на чемпионате по пожарно-спасательному спорту в Москве (видео)

Новости России

ВКС России нанесли удар по двум местам базирования боевиков в Сирии

Галлямов назвал версию футбольной команды фигуристов

Путин выразил соболезнования родным и близким депутата Госдумы Чилингарова

Фальсификация истории меликств Арцаха (Карабаха) в азербайджанской историографии

Экология в России и мире

Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов

Елена Шерипова: самые модные головные уборы на лето

Волжский нарцисс - Плес

Дары природы в Hilton Seychelles Labriz Resort & Spa

Спорт в России и мире

Итальянская забастовка: Рублёв, Котов и Самсонова вылетели с «Ролан Гаррос», Потапова обыграла Ван Синьюй

Арина Соболенко повторила уникальное достижение Азаренко на турнирах «Большого шлема»

Азаренко не смогла выйти в 1/16 финала открытого чемпионата Франции по теннису

Российские ракетки сообразили на троих // Даниил Медведев, Мирра Андреева и Элина Аванесян дружно вышли в 1/8 финала теннисного Roland Garros

Moscow.media

Доступный, летний, твой – StarLine A60 BT GSM ECO

Распределяй и управляй: водители «Грузовичкоф Бизнес» – о преимуществах работы и трудовых буднях  

Лёд и пламень

Стоматолог Владимир Лосев: сколько времени нужно носить брекеты







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *