Путин Татарстан педагогы һәм Энергоуниверситет коллективы казанышларын билгеләп үтте
Россия Президенты Владимир Путин бүләкләү турында боерык имзалады. Билгеләп үтелгәннәр арасында татарстанлылар да бар. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
РФ Президенты Мактау грамотасына Әлки районы Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-оештыручысы Сергей Платонов лаек булды.
«Гражданлык бурычын үтәгәндә югары әхлакый һәм рухи сыйфатлар күрсәткән яшьләргә белем һәм патриотик тәрбия бирү өлкәсендә казанышлары өчен», — дип ачыклык кертелә документта.
Моннан тыш, фәнни-педагогик эшчәнлектә казанышлары һәм квалификацияле белгечләр әзерләүләре өчен Казан дәүләт энергетика университеты коллективына РФ Президенты рәхмәте игълан ителде.