Банклар «Крокус»та һәлак булучыларның кредитларын гамәлдән чыгарачак
Банклар «Крокус»та терактта һәлак булучыларның кредитларын 15 апрельгә кадәр гамәлдән чыгарачак. Бу хакта Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте дип яза РИА Новости.
«Без бу фаҗигагә юлыккан һәр кешегә ярдәм итәргә тырышабыз. Һәлак булучыларның һәм аларның иң якын туганнарының кредитларын банклар 15 апрельгә кадәр мөстәкыйль рәвештә гамәлдән чыгарачак, моның өчен шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәкми», – диде ул.
Шулай ук губернатор белдергәнчә, ул килеп чыгарга мөмкин булган проблемаларга җавап бирү өчен, зыян күрүчеләр һәм аларның гаиләләре белән һәрвакыт элемтәдә тора.