Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан генераль прокуроры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан генераль прокуроры Нигматилло Юлдашев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов Үзбәкстанны тышкы икътисадта Татарстанның әйдәп баручы партнерларының берсе дип атады: товар әйләнеше күләме арта, уртак проектлар тормышка ашырыла, мәгариф, фән, мәдәният, туризм, спорт өлкәләрендә актив хезмәттәшлек алып барыла.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Без Үзбәкстан белән барлык юнәлешләр буенча да дустанә мөнәсәбәтләребезне алга таба ныгыту белән кызыксынабыз», – диде Татарстан Рәисе.
Казанга сәфәре кысаларында Үзбәкстан Генераль прокуратурасы делегациясе «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексы системасын куллану тәҗрибәсе, торак фонды белән идарә итү өлкәсендә контроль оештыру белән танышты. шулай ук Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркка һәм Идел буе спорт һәм туризм университеты базасындагы «Казан» фиджитал-үзәгенә бару да планлаштырылган.