Мишустин: Бүген Россиядә уртача хезмәт хакы 73 меңнән аз гына күбрәк
Россиядә уртача хезмәт хакы 73 меңнән бераз гына артыграк. Бу хакта Геннадий Зюгановның илдә хезмәт хакы турында әйткән сүзләрен кире кагып, Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин әйтте.
Искәртеп үтик, баштарак Михаил Мишустин Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда, КПФР партиясе лидеры аена 20 мең хезмәт хакына яшәп булмый дип әйткән иде.
«Аена уртача 20 дию дөрес түгел. Илдә уртача хезмәт хакы 73 мең», – дип яза ТАСС агентлыгы Мишустинның җавабын.
Ул мондый статистика эш бирүчеләрнең исәп-хисаплары буенча төзелгәнен дә әйтте. Шул ук вакытта, исәп-хисапка җитәкчеләрдән, оборона оешмаларыннан кергән һәм махсус операциядә катнашучылар өчен түләнә торган акчалар да исәпкә алынган.
«Алар барысы да (түләүләр) исәпкә алынган. Шуңа күрә уртача хезмәт хакы – 73 меңнән аз гына күбрәк», – дип аңлаткан сәясәтче.